Яшь педагог сертификатка ия булды
Рәсми төстә

Яшь педагог сертификатка ия булды

Морзалар авылыннан Айзилә Сөләйманова Укытучылар көне уңаеннан узган чарада сертификат белән бүләкләнде.

(3 октябрь, “Апастово-информ”).



Айзилә Сөләйманова Дәвеш урта мәктәбендә тарих һәм инглиз теленнән белем бирәчәк.
“Әнием киңәше белән укытучы һөнәрен сайладым. Шушы көннәрдә беренче дәресләремне бирә башлыйм. Дулкынлану һәм горурлану хисләре кичерәм”, - ди Айзилә үзе.
Айзилә Сөләйманова район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләккә лаек булды.


Нет комментариев