Ютазы районында кош гриппы 5 мең казны юк иттергән
Кош-кортка, малларга хәвеф янап кына тора. Кайчан гына республиканың кайбер районнарын бруцеллез хафага салса, хәзер кош гриппы баш калкыткан. Беренчел мәгълүматлар буенча, чир Ютазы, Баулы һәм Лениногорск районнарында теркәлгән.
(14 ноябрь, «Апастово-информ»)
Татарстанның Ютазы һәм Баулы районнарының аерым территорияләрендә югары патогенлы кош гриппы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә карантин 4 ноябрьдән игълан ителгән иде. Ә Лениногорск якларында исә 11 ноябрьдән карантин кертелде. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Төрле дәвердә, төрле елларда халыкның мал-туарына, кош-кортына зыян салучы чирләр килеп чыгып торган. Алар белән көрәшкәннәр, кош-кортны, малларны афәттән аралау өчен төрле чаралар күргәннәр. Бүген бу тема тагын актуальләшә. Чөнки сәбәпләре бар. Авылларда каз һәм үрдәк өмәләре гөрләгәндә, авыл кешесен хафага салып, кош гриппы килеп чыкты… Авыл халкының хәлләрен белешергә дип, Ютазы, Баулы һәм Лениногорск якларына шалтыратып алдым. Башта районнарның ветеринария берләшмәләренә чыгарга булган идем, тик Баулы белән Лениногорскиның ветеринария берләшмәләре телефоннарын сүндереп куйганнар иде, ахырысы…
5 меңләп казы юк ителгән…
Ютазы районының Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәмил Хөснетдиновка шалтыратканда, ул эш урынында түгел иде. Миңа аның кәрәзле телефон номерын бирделәр.
Безнең авылда 500ләп кеше яши, 80 хуҗалык бар. Дим елгасы ага, нәкъ аны кыргый кошлар да ярата инде. Чирнең килеп чыгуын да кыргый кошлардан күрәбез, – ди ул.
Җитәкче сүзләренчә, чир Латыйповлар хуҗалыгына «һөҗүм иткән». Димтамак авылында яшәүче Нияз Латыйпов гаиләсе күпләп казлар асрау белән шөгыльләнгән. Крестьян-фермер хуҗалыклары каз, үрдәк, муллард һәм бройлерлар сату белән көн күргән. Нияз әфәнденең әнисе дә шәхси ярдәмче хуҗалыгында казлар тоткан. Бүгенге көндә гаиләнең инде 5 меңләп казы юк ителгән…
Казларны алып киткәндә үзем юк идем, – дип дәвам итте Җәмил Хөснетдинов. – Бик аяныч хәл булды. Латыйповлар – урта яшьтәге гаилә. Тырышлар, булдыклылар. Гомумән, авылыбызда яшь гаиләләр юк түгел, бар. Мал-туар, кош-корт асраучылар да бар. Авыл җирендә ансыз булмый, – ди ул.
Аннары Нияз Рафаил улына да чыгып караган идек, тик журналистлар белән аралашырга теләге бер дә булмавын, күңеле нык төшкәнен әйтте… Бик позитив кеше булсаң да, күңел төшмәслек түгел: «илаһи уптым» 5 мең каздан «колак каккач»… Әле 5 каз югалса да, күңелгә авыр була.
ТР Министрлар Кабинеты Ветеринария идарәсенең Ютазы районындагы ветеринария берләшмәсенең эпизоотологы Юлия Архиереева районда кош-кортка вакцинацияләр ясалуын билгеләде һәм вазгыять игътибар үзәгендә калуын әйтте.
Ютазы районында Димтамак авылында грипп белән зарарланган бөтен казлар юк ителде, ә болай торак пунктларында кош-кортларга вакцинация үткәрдек. Кош гриппы кешеләр өчен, төренә карап, хәвефле булуы ихтимал, хәтта бронхопневмония китереп чыгарга мөмкин. Ләкин, бу очрак андыйлардан түгел, – диде ул.
«Мондый хәлнең булганын хәтерләмим»
Димтамак авылы халкы да борчуда. Авылда яшәүче Саҗидә апа Вәлиева бигрәк тә тавыклары һәм казлары өчен борчылуын сөйләде.
Безнең якта мондый хәлнең булганын хәтерләмим. Ничәмә мең казың «җилгә очсын» әле… Башка сыймаслык хәл, үкереп елап утырырлык. Бер казны төлке алып китә калса да безгә нинди хәсрәт! Вакцинацияләр була, дигәч күңелгә шомлы уй кергән иде инде, балакаем. Казларымны, тавыкларымны алып китәргә маташсалар – капкага аркылы ятам, дигән идем инде. Ходай күрсәтмәсен!
Үрдәкләремне суеп бетереп өлгердек, ә күршенеке калды әле. Казларны декабрь башларында гына суябыз гадәттә. Аннары тавыкларны да, гадәттә, кышкылыкка калдырмыйм, йомырка сала торган тавыкларның итләре юньле-рәтле булмаса да, шулпага ярап куя ул. Кыш чыгарга балалар янына шәһәргә китәм. Әллә казларны, тавыкларны да хәзер үк эшкәртеп куясымы икән, белмим. Бу чир турында без телевизорлардан ишетеп, интернеттан күреп калып кына беләбез, – дип сөйләде ул.
Ютазы районының Акбаш авылыннан Лилия Солтанова да әти-әнисе өчен борчылган, чөнки бу хәлләрдән соң, кан басымнары да күтәрелгән.
Мин бу якларга әле 1 ел элек кенә килен булып төштем. Әле авырлы да булгач, иремнең әтисе янына кайттык. Ул бик каты борчылган инде. Ике дистә тавыгы да бер әтәче бар. Санаганым гына юк. Без кайтуга әнә кан басымнары күтәрелеп беткән әткәйнең. Олы яшьтәге кеше бит инде. Борчылып торганчы дип, ветеринар чакыртырга торабыз. Ветеринария берләшмәсеннән берәү дә күренмәде, ди, әллә үзе өйдә булмаганмы… – диде ул.
Грипп янаганда кош-корт яндырыла, ә йомырка белән нишләргә?
Кош-кортта грипп табылмаса, димәк, ул сәламәт. Ләкин, шулай да, «сакланганны саклармын» дигәнне дә хәтердән чыгармыйк. Тавык йомыркалары турында сүзем. Роспотребнадзор һәм ветеринария белгечләре әйтүенчә, иң гади профилактика чараларын үтәгәндә, йомыркаларны – пешереп, ике яктан кыздырып ашарга мөмкин. Болай иткәндә кош гриппы һәм хәтта сальмонеллез белән авыру куркынычы да булмаячак.
Шуннан соң урам буйлап сатып йөрүчеләрдән, белмәгән кешедән кош-корт сатып алмаска да киңәш итә белгечләр. Кибетләрдәге продукция дә ветеринарлар тарафыннан тикшерелгәч кенә киштәләргә чыгарылырга тиеш. Шулай да сак булу кирәк: 70 градуска кадәр кайнатканда вируслар үлеп бетә, диләр. Ләкин тере кошларны суеп, аларны тазартканда да вирус йоктыру ихтималы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев