(2 нче февраль, “Апастово-информ”).
Каратун мәдәният йорты фойесында җирлек халкы җыелып москит челтәрләр үрү, җылы оекбашлар бәйләү, окоп шәмнәре, шулай ук госпитальгә эчке киемнәр, носилкалар һәм башка әйберләр тегү эшләрен тәкъдим иттеләр. Район башлыгы Айрат Җиһаншин танышып чыкты һәм шундый зур эш башкарган җирлек халкына рәхмәтләрен ирештерде.
Беренчеләрдән булып авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин авыл хуҗалыгы һәм терлекләрне сатып алу, төрле авыруларга каршы тору буенча булган яңалыклар белән таныштырдылар.
Район прокуроры Зефәр Абитов, куратор Илфан Гобәйдуллин мошинниклардан сакланырга кирәклеген ассызыклап уздылар.
Район башлыгы район буенча эшләнәчәк эшләргә тукталды.
“Бөек җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә зур әзерлек эшләре бара. Каратун тимер юлын салу да иң мөһим вакыйга булып тора. Моны аерым билгеләп үтәргә кирәк булачак. Шулай ук Каратун район экономикасын үстерүдә, инвестрларны җәлеп итүдә зур роль уйный. Биредә яңа оешмалар барлыкка киләчәк, яшьләргә эш урыннары булачак. Бергә һәм бердәм буыйк!”, -диде район башлыгы.
Нет комментариев