Казан белән Абу-Даби арасында туры даими авиарейс ачылды
Татарстан башкаласыннан рейс атнасына өч тапкыр — сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 13:30 сәгатьтә башкарылачак. Маршрутта Airbus A320 тибындагы һава суднолары кулланыла.
(4 декабрь, “Апастово-информ”).
“Татарстан башкаласы аэропортында теркәлү процедурасы тасма кисү тантанасы белән башланды”, - дип яза “Татар-информ”.
"Абу-Дабида авиарейс ачылу – Казан аэропорты үсешендә мөһим этап һәм дөньяның эшлекле һәм туристик картасында Татарстанның кирәклеген ачык раслый. Без дөньядагы алдынгы авиакомпанияләрнең берсе өчен Казанның яңа юнәлеш булуы белән горурланабыз», – диде «Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласыннан рейс атнага өч тапкыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә – 13:30да башкарылачак. Маршрутта Airbus A320 тибындагы һава суднолары җәлеп ителгән.
Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов татарстанлыларның сәяхәт итү һәм башка илләр белән танышу өчен мөмкинлекләре күбрәк булуын әйтте.
"Бүген тарихи вакыйга-Казанга беренче тапкыр Etihad Airways авиакомпаниясе рейсы киләчәк. Әлбәттә, бу бөтен республика өчен зур вакыйга. Татарстан бөтен дөнья өчен тагын да ачыграк һәм һәркем файдалана алырлык булды, бу бигрәк тә Якын Көнчыгыш илләре өчен мөһим», – дип белдерде ул.
Фото:
Владимир Васильев / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев