Казанда цифрлы грамоталылык буенча «Имин интернет концепциясе»форумы узачак
Форум ел саен уздырыла һәм быел ул «Безнең Татарстан»Республика яшьләр форумы кысаларында 7 нче мәртәбә оештырыла.
(4 декабрь, “Апастово-информ”).
Форум 10 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Форумда катнашу өчен 9 декабрьгә кадәр сайтта гариза бирергә кирәк. Форумның һәр катнашучысы үзенең медиа-грамоталылыгы турында, үз шәхси мәгълүматларын ничек сакларга, конфиденциаль мәгълүматның таралуына ничек юл куймаска, шулай ук мошенникларның хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнлеге хакында күбрәк белә алачак.
"Бүген Цифрлы куркынычсызлык иң кискен темаларның берсе булып тора. Интернет һәм цифрлы киңлек көннән-көн үсә, һәм шул ук вакытта көн саен челтәрдә яңа янаулар барлыкка килә. Нәкъ менә шуңа күрә без ел саен әлеге форумны уздыруны мөһим дип саныйбыз, ул катнашучыларга цифрлы куркынычсызлык өлкәсендә иң актуаль мәгълүмат бирә һәм медиа-грамоталылык күрсәтергә ярдәм итә», - дип уртаклаша форумның башкарма директоры Андрей Егоров.
Форумда теләге булган һәркем - шул исәптән мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар, педагоглар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге белгечләр катнаша ала. Катнашучылар форумда катнашу турында сертификат алачак. Форумга ИТ-парк территориясендә һәм он-лайн форматта кушылырга мөмкин булачакАлдан теркәлү мөһим. Теркәлү шартлары һәм программа турында тулырак сайтта танышырга мөмкин.
Форум Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев