Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Казанда «Җиденче күк» торак районының 8 һәм 8А микрорайоннарын комплекслы төзү буенча зур масштаблы проектны гамәлгә ашыру әзерләнә

Аның кысаларында элеккеге аэропорт территориясендә 13 күпкатлы торак йорт төзү планлаштырыла.

(17 декабрь, «Апастово-информ»)



Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза.
Проект мәйданы 34,68 гектарны тәшкил итә, ул Патрис Лулумба урамы, Тулпар урамы, Альберт Камалеев проспекты һәм аларга якын юллар белән чикләнгән. Биредә биеклеге 25 катка кадәр булган торак комплекслар төзү күздә тотыла. Торак мәйданының гомуми күләме 300 мең квадрат метрдан артып китәчәк, ә яңа кварталда яшәүчеләр саны якынча 9,5 мең кеше булачак дип фаразлана.
Йортларның беренче катларында гомуми мәйданы 64 мең квадрат метрдан артык булган кертеп һәм янәшә төзелгән торак булмаган биналар урнаштырылачак. Алар сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектлары өчен билгеләнәчәк.
Кварталның социаль инфраструктурасы 1,7 мең укучыга исәпләнгән мәктәпне, гомуми сыйдырышлыгы 730 урынлык өч балалар бакчасын, шулай ук сменага 243 кеше кабул итә ала торган олылар һәм балалар поликлиникасын үз эченә алачак. Моннан тыш, районда спорт, мәдәният һәм сәүдә киңлекләрен берләштергән, мәйданы 34 мең квадрат метрдан артык булган күпфункцияле җәмәгать-эшлекле үзәк төзеләчәк.
Проект инженерлык инфраструктурасын үстерүне дә күздә тота: су белән тәэмин итү, канализация, җылылык һәм электр челтәрләрен төзү һәм яңарту, тарату һәм трансформатор подстанцияләрен урнаштыру планлаштырыла.
Транспорт схемасы Тулпар урамын реконструкцияләүне, җирле әһәмияттәге өч яңа урам һәм квартал эчендәге юллар салуны, шулай ук өстәмә чатлар (перекрёстоклар) төзүне үз эченә ала. Район халкы һәм кунаклары өчен 5 меңнән артык машина кую урыны, шул исәптән электр автомобильләрен зарядлау зоналары да булдыру күздә тотыла.
Төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә: яшелләндерү мәйданы нормативлардан артып, 5,7 гектардан күбрәк булачак. Кварталда алты сквер һәм бульвар барлыкка киләчәк.
Төп төзелеш эшләрен тәмамлау 2039 елга планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев