Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Казанда заманча гемодиализ үзәге эшли башлады

Заманча диализ үзәге Казанда Ломжинская урамында дәүләт һәм шәхси компанияләр ярдәме белән төзелгән.

(18 ноябрь, Апастово-информ)


Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, гемодиализ үзәге канны даими чистартып торырга кирәк булган бөер авырулы кешеләр өчен зур ярдәм. Яңа үзәктә 200 пациентка кадәр дәвалану узу мөмкин. Бер сменада 15 урын исәпләнгән. Кирәк булганда ике яки хәтта өч сменада эшли ала.  Бу үз чиратында булган бүлекләрне дә бушатырга мөмкинлек бирә. Биредә дөньякүләм җитештерүчеләренең заманча җиһазлары, шул исәптән су чистарту системалары һәм «ясалма бөер» аппаратлары урнаштырылган.
Ачылышта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина, Совет районы администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Маргарита Ляпахина, шулай ук үзәкне оештыруда катнашкан «ФармГрупп» компаниясе вәкилләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев