Күпбалалы таксистлар өчен салым ташламалары кертелергә мөмкин
Россиядә такси өлкәсендә эшләүче күпбалалы ата-аналарга ярдәм чаралары кертү мәсьәләсе карала.
Дәүләт Думасының профиль комитеты рәисе Нина Останина РФ Хөкүмәтенә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.
Инициатива керемнәргә салым буенча ташламалар кертүне күздә тота. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Мөрәҗәгатькә Россия таксистлары халык фронты рәисе Дмитрий Виноградовның хаты сәбәп булган. Анда таксида үзмәшгуль булып эшләүче күпбалалы ата-аналарга ярдәм кирәклеге әйтелә.
Тәкъдимнәр арасында керемне фактик алынган сумма буенча исәпләү, шулай ук РФ Салым кодексының 407 маддәсенә үзгәрешләр кертү дә бар.
Әлеге мәсьәлә әлегә карала.
Чыганак “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев