Миңнеханов: Ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгытуга өлеш кертүебез белән горурланабыз
Рәсми төстә

Миңнеханов: Ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгытуга өлеш кертүебез белән горурланабыз

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләде.

(11 сентября, «Апастово-информ»)


 

«Бүгенге көндә Россия Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, әлеге элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә алуы белән горурлана», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Киләсе елга планлаштырылган чаралар [Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы»] лаеклы дәрәҗәдә уздырылачак, республика кунаклары Татарстанның бай мәдәнияте һәм кунакчыллыгы белән ләззәтләнә алачак, дип ышанам», – дип белдерде ул.

«Бездә, Татарстанда, әйтүләренчә, хәерле сәгатьтә! Форумда катнашучыларга уңышлы эш телим», - дип йомгаклады сүзен ТР Рәисе.

«Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасының оештыру комитеты утырышын Россия мәдәният министры Ольга Любимова үткәрде.

 


Нет комментариев