Мошенниклар сезнең исемгә кредит алса, нишләргә?
Мошенниклык кредиты рәсмиләштергән очракта гражданинга кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
(15 октябрь, «Апастово-информ»)
Шул хакта адвокат, гражданлык һәм халыкара хокук буенча белгеч Мария Ярмуш әйтә.
«Иң беренче итеп, кредит турында кайдан белүегезне язып куегыз: банктан хат, шалтырату яки смс. Бу мәгълүматны җыеп, яшәү урыны буенча полициягә мөрәҗәгать итегез. Мошенниклык кредиты рәсмиләштерелүен кайсы чыганактан белүегезне, һәм мошенниклык факты буенча билгесез затларга карата җинаять эше кузгатылуын сорап гариза языгыз. (Гражданин – ред.иск.) әлеге факт буенча полициягә мөрәҗәгать итү һәм җинаять эше кузгатылу турында махсус талон-хәбәр алырга тиеш», – дип сөйләде ул.
Аннары шунда ук банкның иминлек хезмәте белән элемтәгә керергә, язма гариза бирергә һәм мошенниклык факты турында әйтергә кирәк.
«Нинди кредит килешүе төзелгәнен ачыкларга кирәк. Кредит алмау, моны мошенниклар рәсмиләштерүе турында банкка хәбәр итү сорала. Әгәр кредит счетында ниндидер акчалар калган икән, банктан бу акчаларны блоклауны һәм бу кредит буенча бернинди процентлар да исәпләмәүне сорарга кирәк», – дип өстәде Ярмуш.
Мондый гамәлләр, юрист аңлатканча, кешенең мошенниклык гамәлләренә катнашы булмавын, мошенниклар белән бергә эшләмәвен һәм бу вазгыятьтә зыян күрүче булуын дәлилләячәк.
«Мошенниклардан зыян күргән кеше бу кредитны үз акчасыннан түләргә тиеш түгел, чөнки судта бу – бурычны кабул итү кебек бәяләнәчәк», – дип өстәде ул.
Әгәр дә банк кредитлар буенча түләүләр булмаган өчен судка биргән икән, бу суд процессында катнашу бик мөһим.
«Суд утырышына килергә, кредит рәсмиләштермәү, акча алмау һәм полициягә мөрәҗәгать итү турында язма рәвештә судка мәгълүмат тапшырырга кирәк... Әгәр гражданинның ниндидер имзасы булса, судтан техник экспертиза билгеләвен сорагыз», – ди Ярмуш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев