Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Өч ай эчендә Татарстан банкларында 25 ялган купюра ачыклаганнар

Алар арасында иң күбе - 5000 сум номиналлы банкнотлар.

(18 ноябрь, Апастово-информ)


Июль-сентябрь айларында татарстан банкларында 25 ялган Россия акча билгесе ачыкланган Россия Банкы мәгълүматларына караганда, 5000 сумлык 16 купюра, 1000 сумлык сигез һәм 100 сумлык бер ялган купюра табылган. Шулай ук 100 АКШ доллары номиналлы 10 ялган банкнота ачыкланган.
Россия банкы әйләнешкә 2022 елда чыгарылган 100 сум һәм 2023 елда чыгарылган 5000 сум номиналлы яңартылган банкноталар кергәнлеге хакында искәртә. Банкнотларның дөреслеге билгеләре турындагы мәгълүмат Россия Банкының рәсми сайтында «акча әйләнеше» бүлегендә һәм «Россия Банкы банкноталары»түләүсез мобиль кушымтасында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев