Декабрьдә пенсияләрне түләү графигы озын Яңа ел яллары аркасында үзгәртеләчәк – барлык пенсионерлар да бәйрәм көннәре башланганчы тулы күләмдә акча алачак. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин хәбәр итте.
(8 ноябрь, «Апастово-информ»)
Ул аңлатканча, банк счетларына түләүләр алучы пенсионерлар декабрь пенсиясен гадәти даталарда алачак. Әгәр билгеләнгән күчерү көне ял көне белән туры килсә, акчалар иртәрәк киләчәк – банкның эчке графигы буенча.
Декабрь түләүләренең икенче өлеше – гыйнвар өчен вакытыннан алда түләү. Аны айның соңгы декадасына барлык акчалар Яңа ел каникуллары башланганчы килеп җитсен өчен күчерәчәкләр (гадәттә 22-29 декабрьдә).
«Россия Почтасы» аша пенсия алучылар өчен декабрьдә шулай ук ике түләү булачак.
Яңа ел каникулларыннан соң түләүләр графигы гадәти тәртипкә кайтачак: февраль пенсияләре стандарт даталарда булачак.
Нет комментариев