РФ Дәүләт Думасына депутатлар өч көн дәвамында уза. Районда барлыгы 50 сайлау участогы эшли.
(20 сентябрь, “Апастово-тинформ”).
Районда сайлаулар оешкан төстә үтә. Сайлаулар барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин танышты. Район башлыгы Апас бистәсендә, Табар-Черкенендә, Биештә, Каратунда, Морзалар һәм Чирмешән авылларында урнашкан сайлау участокларында булды, сайлаучылар белән аралашты, сайлау комиссиясе вәкилләренә хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәр сайлау участогында бәйрәм рухы хакимлек итә.
Сайлаучылар өчен барлык шартлар да тудырылган. Җыр-моң яңгырый, кайнар чәй, коймак тәкъдим ителә. Һәркемне җылы итеп каршы алалар. Халык та бердәм булып үз тавышын бирә. Фикерләре белән уртаклаша, изге теләкләрен юллый. Сайлау участокларында хокук саклау, медицина хезмәткәрләре дә эшли. Өч сайлау участогында гриппка каршы прививка ясау мөмкинлеге дә булдырылган.
Нет комментариев