Район газчылары газ белән сак булырга киңәш итә
Көнкүрештә газны дөрес кулланмау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
(1 декабрь, “Апастово-информ”).
Шуңа күрә газ куллануга кагылган барлык мәсьәләләр буенча белгечләргә мөрәҗәгать итү сорала. Көнкүрештә кулланылучы газ (метан) төссез һәм иссез. Әмма фатирда аны тою өчен газ станцияләрендә аңа исле матдәләр кушыла. Өйгә, фатирга газ таралса, ул тын бетүгә, агулануга, концентрациясе зур булганда шартлауга китерергә мөмкин. Салкын һава торышы газ җиһазларына да йогынты ясарга мөмкин. Район газчылары салкын көннәрдә газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга киңәш итәләр.
Беренчедән, газ җиһазларыннан төп билгеләнеше буенча файдалану зарури таләп булып кала. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен генә эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Газ приборларын эшләткәндә аларны озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга газ приборларыннан файдалану катгый тыела. Икенчедән, газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикасыз файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Өченчедән, салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Морҗа башларына кошлар кереп ояламасын өчен куелган тимер челтәр дә төтен юлларын тыгылдырырга мөмкин. Иң мөһиме, ягу мичен, су җылыткычны кабызу алдыннан төтен юлының тарту көчен тикшерү кирәк. Тарту көче булмаган газ приборларын куллану катгый рәвештә тыела. Дүртенчедән, көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтелергә тиеш. Әлеге чараның төп максаты - приборларның, ягу мичләренең алга таба да хәвефсез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактика һәм кисәтү. Табигый газдан файдалануның элементар кагыйдәләрен төгәл үтәү һәрбер йорт өчен дә иминлек ышанычы булып тора.
Газ исе килгәндә, нишләргә?
- Газ җиһазларыннан куллануны туктатыгыз.
– Тәрәзәләрне, ишекләрне ачыгыз, газүткәргеч кранын ябыгыз.
- Электр җиһазларын кушмагыз, тәмәке тартмагыз.
– Урамга чыгыгыз. Кичекмәстән 04 яки 8(84376) 21-2-36 телефоны буенча район газ хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк, - дип кисәтә район газ хезмәте хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев