Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Районда юл һәлакәте корбаннарын искә алалар

Районда 10 ноябрьдән – 16 ноябрьгә кадәр хәтер көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар, акцияләр уза.

(12 ноябрь, “Апастово-информ”).



Ноябрьнең өченче якшәмбесе, 2005 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне буларак игълан ителде. Бу көн хәзерге дөнья өчен актуаль, чөнки юлларда автомобильләр саны арта, дөньяның күп кенә төбәкләрендә юл-транспорт һәлакәтләренең теркәлә, кешеләр имгәнү ала, гомерләр өзелә.
Районда 10 ноябрьдән – 16 ноябрьгә кадәр хәтер көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар, акцияләр уза. Чаралар юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр санын киметү, юлда хокук бозуларга каршы көрәш проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу һәм аларның якыннарының кайгысын уртаклашу масатыннан оештырыла. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында мәгариф оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары уза. Чараларда оешма хезмәткәрләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар һәм яшүсмерләр, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.
- Тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, игътибарсызлык һәм спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итү юл фаҗигасе китереп чыгаручы төп сәбәпләр булып тора. Көзге чорда кичләрен караңгы бик тиз төшә. Җәяүлеләрнең саклыгы өчен киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булдыру мөһим, - ди район автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Татарстан Республикасы территориясендә 2355 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 239 кеше һәлак булган һәм 2 845 кеше яраланган Каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгу — автомобиль юлларында фаҗигале нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрый торган сәбәбе булып тора. Әлеге ялгышлык аркасында 164 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 67 кеше һәлак булган һәм 257 кеше яраланган. Балаларның юл-транспорт травматизмы аеруча борчый. Агымдагы елның 9 аенда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 359 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 390ы яраланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев