Районда “Кеше тәрбияләү” тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре бәйгесенең муниципаль этабы узган
Рәсми төстә

Районда “Кеше тәрбияләү” тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре бәйгесенең муниципаль этабы узган

Катнашучылар дүрт номинация буенча осталыкларын күрсәткән.

(16 февраль, “Апастово-информ”).



Бәйгедә сыйныф җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, өстәмә белем бирү педагоглары һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре катнашкан.
“Бәйге 4 номинациядә узды. Барлык катнашучылар да мәгариф бүлеге грамоталары һәм чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләнделәр Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, ә 1 урынны алган конкурсантларга киләсе этапларда уңышлар телибез”, - дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегеннән.


Нет комментариев