Районда “Тоннель” операциясе уза
Рәсми төстә

Районда “Тоннель” операциясе уза

Операция барышында кагыйдә бозучылар, салмыш килеш руль артына утыручылар аерым игътибар үзәгендә булачак.

(28 март, “Апастово-информ”).



Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, “Тоннель” операциясе бүген, 28 мартта , 17.00-19.00 сәгатьтләрдә Свияжный бистәсе юлында узачак. Чара юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен, сәламәтлекләрен саклау, кагыйдә бозу очракларын кисәтү максатыннан уздырыла.


Нет комментариев