Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров һәм Фәнил Баһаветдинов район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Шәрәфуллиннар гаиләсендә булдылар.
(3 декабрь, “Апастово-информ”).
Радик һәм Рамилә Шәрәфуллина тәрбиягә мохтаҗ Равия апа Нуруллинаны үз гаиләсенә сыендырганнар.
- Равия апа бүгенге көндә үз-үзен карый алмый. Бик кыенлык белән генә йөри. Шулай да әбиебез бик сабыр, зарланмаска тырыша. Көн саен безгә рәхмәтләрен укый, - диде Рамилә Шәрәфуллина.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров һәм Фәнил Баһаветдинов Равия апаны һәм аны кадер-хөрмәттә яшәткән Шәрәфуллиннар гаиләсен бүләкләр белән сөендерделәр. Әбекәйнең хәлләрен сорашып, сөйләшеп утырдылар, киләчәктә дә шулай җылы, нурлы өйдә, хасияттә, сызлауларсыз яшәвен теләделәр.
Нет комментариев