РФ Минцифрасы «ак исемлегенә» 120дән артык сервис кертелгән
«Ак исемлек»кә мобиль интернет эшләгәндә мөмкин булган чикләүләргә карамастан, эшли торган 120дән артык сервис кертелгән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
«Одноклассники», «ВКонтакте», «Яндекс» сервислары, Mail һәм MAX милли мессенджеры кебек коммуникация сервисларына тоташу мөмкинлеге саклана. Исемлектә шулай ук VK Видео һәм Rutube видеоплатформалары да бар.
Интернет-сәүдә һәм ретейл өлкәсеннән – Ozon, Wildberries, Avito, «Мегамаркет», шулай ук «Магнит», «ВкусВилл», «Дикси», «Детский мир» челтәрләре кертелгән. Аерым буларак тиз туклану рестораннары сервислары – «Вкусно – и точка» һәм «Бургер Кинг» күрсәтелгән.
Исемлеккә «Билайн», «Мегафон», МТС, «Ростелеком», T2 элемтә операторларының сайтлары һәм аларга караган сервислар, шулай ук «Сбермобайл», «Т-Мобайл» һәм «Эр-Телеком» кертелгән.
Банк һәм финанс сервисларына, шул исәптән «Мир» түләү системасы сайтына, ВТБ, «Альфа-банк» һәм ПСБ онлайн-банкларына тоташу мөмкинлеге саклана.
«Почта России», СДЭК, «Деловые линии», «Купер» һәм «Самокат» кебек товар җиткерү хезмәтләре, шулай ук РЖД, «Туту.ру», «Гранд Сервис Экспресс» билет сату сервислары, «Аэрофлот» һәм «Победа» авиакомпанияләре эшләвен дәвам итәчәк.
Моннан тыш, «2ГИС» навигация һәм сервис платформалары, «Ситидрайв» һәм «Яндекс Драйв» каршеринглары, HeadHunter порталы һәм Gismeteo һава торышы сервисы да эшләячәк.
«Ак исемлек»кә шулай ук дәүләт ресурслары – «Госуслуги», электрон тавыш бирү порталы, РФ Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Федерация Советы, федераль ведомстволар, РФ Үзәк Банкы, Баш Прокуратура, «Честный знак» системасы, ФНС (Салым хезмәте) сервислары һәм Мәскәү биржасы сайтлары кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев