Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Рәсми төстә

Рособрнадзор БДИдан куып чыгару сәбәпләрен атады

Рособрнадзор 2026нчы елгы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакытында гамәлдә булачак кагыйдәләрне искә төшерде.

Әлеге таләпләрне бозган укучылар имтиханнан чыгарылырга мөмкин.
Ведомство мәгълүматларына караганда, имтихан вакытында биремнәрне мөстәкыйль үтәмәү, башка катнашучылар белән сөйләшү, шулай ук телефон, фото-видео техника, электрон җайланмалар һәм белешмә материаллар куллану җитди хокук бозу булып санала.
Моннан тыш, аудиториядән имтихан материалларын яки караламаларны алып чыгарырга маташу, аларны фотога төшерү дә БДИдан куып чыгару өчен нигез булачак.
Имтихан вакытында шпаргалка яки башка тыелган әйберләр тапшыру да катгый тыела. Мондый очраклар да укучыны имтиханнан читләштерүгә китерергә мөмкин.
БДИдан чыгару турында акт ике нөсхәдә төзелә. Анда дәүләт имтихан комиссиясе вәкиле, пункт җитәкчесе, оештыручы һәм җәмәгать күзәтүчесе катнаша. Документның бер данәсе укучыга тапшырыла, икенчесе дәүләт имтихан комиссиясенә җибәрелә.

Чыганак “Татар-информ”

Фото: татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев