Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин район хастаханәсендә дәваланучы нәниләр янында булды
Депутат “Кыюлар тартмасы” акциясе кысаларында, район хастаханәсенең балалар бүлегенә нәни пациентлар өчен рәсем ясау кирәк-яраклары бүләк итте.
(27 ноябрь, “Апастово-информ”).
Депутат биредә нәни райондашларга медицина ярдәме күрсәтү һәм хезмәткәрләрнең эш шартлары белән кызыксынды.
Быел балалар поликлинакасы заманча төзекләндерелгән бинага күчте. Бинаның беренче катында балалар консультациясе, икенче катында стационар урнашкан. Яңа балалар өчен массаж бүлмәсе дә булдырылган. Биредә Апас кызы Илүзә Галиева нәниләргә шифалы куллары белән сихәт өләшә. Илүзә үзе дә сабырлыгы белән язмыш киртәләрен җиңә белүе белән үрнәк булып тора. Илүзә тумыштан якты дөньяны күрүдән мәхрүм. Шулай булуга карамастан, чаялыгы, максатчанлыгы һәм үҗәтлеге белән сокландыра. Өйдә әнисенең төп ярдәмчесе булса, мәктәптә дә, медицина көллиятендә дә тырышып белем алган.
-Хыялым тормышка ашты. Мин хәзер дипломлы массажист. Эшемне бик яратам. Райондашларыма массаж ясап, аларга сихәт өләшә алуым белән бәхетле мин, - дип каршы алды Илүзә.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин да Илүзәнең осталыгына, кыюлыгына һәм көчле рухлы булуына соклануын белдерделәр, уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев