Апаста Бердәм тавыш бирү көне узды.
(15 сентябрь, “Апастово-информ”).
Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау тәмамланды.
Барлыгы 50 сайлау участогы эшләде. Территориаль сайлау комиссиясеннән белдерүләренчә, районда 14291 сайлаучы бар. 13749 кеше тавыш биргән. Бу – 96,21 процентны тәшкил итә.
“Сайлауда актив катнашып, үз фикерен белдергән, киләчәкне төзүгә өлеш керткән райондашларыма, сайлау комиссиясе әгъзаларына хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм”, - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Нет комментариев