Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Рәсми төстә

«Сәламәт гаилә – көчле Россия» Бөтенроссия спорт фестивале уза

2026 елда «Күп балалы гаилә» проекты кысаларында «Сәламәт гаилә – көчле Россия» Бөтенроссия спорт фестивале уза.

(24 апрель, “Апастово-информ”). 


Фестиваль илнең төрле төбәкләреннән килгән гаиләләргә актив яшәү рәвеше идеяләре, гаилә спорт традицияләре һәм уртак казанышлар тирәсендә берләшү мөмкинлекләрен ача. Фестивальнең төп бурычы - үткәрелә торган чаралар барышында гаилә әгъзаларында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту һәм үз сәламәтлекләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.

Фестивальдә 10 меңнән артык гаилә һәм 100 җәмәгать оешмалары катнашыр дип көтелә. 


Фестиваль программасында катнашуның берничә юнәлеше бар. Ел дәвамында гаиләләр түбәндәге чараларда катнаша алачак:


1. «Спорт хәрәкәте» иҗади видеороликлар конкурсы. Гаиләләр, актив яшәү рәвешен һәм команда рухын пропагандалап, уртак спорт дәресләре турында креатив видеороликлар төшерә (үткәрү вакыты һәм урыны: февраль – август 2026, онлайн). 


2. "Без спортта" акциясе. Катнашучылар спорт белән шөгыльләнү, региондагы спорт чараларына бергәләп бару турында гаилә видеороликлары булдыралар һәм #многодетнаяроссия #мывспорт #спортныййдень хэштеглары булган социаль челтәрләргә урнаштыралар (үткәрү чоры һәм урыны: август – октябрь 2026, онлайн).


 3. «Күпбалалы миля» гаилә йөгереше (үткәрү форматы – көндезге, 2026 елның май - сентябрь айлары) спорт ярышларында катнашырга күпбалалы гаиләләр һәм балалы гаиләләр, спорт сөючеләр чакырыла. 


4. «Сәламәт гаилә - көчле Россия! " онлайн спорт фестиваленең Гранд-финалы». Трансляциядә конкурс җиңүчеләре, эстрада йолдызлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм Россия спортчылары катнашында медиаконтент тәкъдим ителәчәк. 

Райондашларның да бу бәйгедә катнашуын һәм җиңүен көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев