Татарстан Конституциясен булдыруда катнашкан Борис Железнов вафат булды
Казанда Татарстан Конституциясен булдыруда зур өлеш керткән, Россия Фәннәр академиясе академигы Борис Железновның вафат булуы турында хәбәр иттеләр.
(27 ноябрь, «Апастово-информ»)
Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы җитәкчелеге һәм коллективы бу авыр кайгы уңаеннан ихлас күңелдән кайгыларын белдерде.
«Борис Леонидович Железнов Татарстанның конституцион-хокукый нигезләрен формалаштыруда бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның югары профессионализмы һәм тирән белемнәре республика хокук системасының ныклы нигезен булдыру мөмкинлеге бирде. Борис Железнов турында якты истәлек аны белгән, аның белән эшләгән һәм ул салган хокукый традицияләрне дәвам итүчеләрнең күңелләрендә сакланыр», — дип яздылар ведомствоның рәсми сайтында.
Железновның киң кырлы эксперт эшчәнлеге төрле дәрәҗәдәге закон проектларын әзерләүне, шулай ук Россия һәм Татарстанның алдынгы хокук институтларына фәнни-хокукый киңәшләр бирүне үз эченә алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев