Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Татарстан Республикасында җәмәгать транспортында йөрү өчен тарифлар билгеләнде

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, перевозчик-оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән документларны экспертиза нәтиҗәләре нигезендә һәм транспорт инфраструктурасының тотрыклы эшләвен, хезмәт күрсәтүнең тиешле сыйфатын һәм пассажирлар иминлеген тәэмин итү максатларында, 2026 елга Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә кагылышлы чикләнгән максималь тарифларны раслады.

(14 ноябрь, «Апастово-информ»)



 

2026 елның 1 гыйнварыннан Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә бер поездканың бәясе 46 сум тәшкил итәчәк. Тариф менюсында озак вакытка юл билетлары белән түләрлек мөмкинлек саклана, мондый очракта бер поездка бәясе 36 сум булачак.

Мөслим, Нурлат, Лениногорск, Зәй һәм Актаныш шәһәр һәм районнарында бер поездка 33 сум итеп билгеләнде.

Яшел Үзән һәм Түбән Кама муниципаль районнарында шәһәр яны маршрутлары өчен бер километр йөрү бәясе 3,68 сум тәшкил итәчәк. Татарстанның башка муниципаль районнары өчен узган чорлар буенча расланган чыгымнар булмау сәбәпле, 2025 елда гамәлдә булган тарифлар саклана.

Тарифларны исәпләгәндә транспорт системасындагы барлык актуаль үзгәрешләр исәпкә алынды: маршрут челтәренең гомуми озынлыгы һәм конфигурациясе, пассажир әйләнеше күрсәткечләре, хәрәкәт составының техник торышы һәм яшь структурасы, шулай ук гамәлдәге эксплуатацион чыгымнар. Пассажир агымы транспорт һәм социаль карталар буенча тикшерелде, аның динамикасы ковидка кадәрге чор – 2019 ел дәрәҗәсенә якынлаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев