Татарстанда энергия куллану 11 айда 5,5% ка арткан
Бу хакта «Татэнерго» генераль директоры Раузил Хаҗиев н интервьюсында хәбәр иткән.
(22 декабрь, «Апастово-информ»)
"Татарстан Россиядә электр куллану шундый югары темплар белән үсә торган бердәнбер төбәк – 11 ай эчендә 5,5% ка. Чагыштыру өчен: Россия буенча, киресенчә, шул ук чорда куллану 1% ка кимегән», – дип ассызыклаган Хаҗиев.
«Татэнерго»да Татарстанда бу күрсәткечнең үсүен сәнәгатьнең югары йөкләнеше һәм төбәк икътисадының гомуми үсеше белән бәйлиләр. Шул ук вакытта, быел республикада электр энергиясен җитештерү күләме 11 айда 2,5 процентка кимегән.
«Татэнерго» башлыгы билгеләп үткәнчә, компаниянең стратегик максаты энергия балансына ирешү – Татарстан ихтыяҗларын үз генерациясе хисабына тулысынча каплаудан гыйбарәт. Моның өчен, аның сүзләренчә, электр энергиясе җитештерүнең иң нәтиҗәле технологияләрен үстерү һәм гамәлдәге электр станцияләрен яңарту таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев