Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Татарстанда файдаланмаган отпуск ялы өчен хезмәткәрләргә акчалата компенсация бирелергә мөмкин

Татарстанда хезмәткәрләр ел дәвамында 28 көнгә ялга китә ала. Аерым очракларда еллык түләүле ял күбрәк булырга мөмкин. Файдаланылмаган отпуск булган очракта хезмәткәргә компенсация каралган.

(25 ноябрь, «Апастово-информ»)



Кагыйдә буларак, хезмәткәргә 28 көнлек ял бирелә. Ялларның берсе 14 көннән дә ким булмаска тиеш, ә калган өлешен кеше үзе теләгәнчә бүләргә хокуклы. Әгәр дә хезмәткәрнең ел азагына файдаланылмаган ял көннәре калса, аны аңа киләсе елга күчерергә яки компенсация түләргә мөмкиннәр. Компенсацияне хезмәткәр эштән киткәндә дә алырга хокуклы.
Отпуск ялын акчалата түләүгә файдаланмый калган ял көннәре саны 28 көннән күбрәк булган (мәсәлән, берничә ел дәвамында тиешле 28 көнне ял итмәгән очракта) хезмәткәр алыштыра ала. Файдаланмаган ял көннәре саны азрак булган очракта да компенсация алырга мөмкин, әмма бу мәсьәлә эш бирүче белән килешү буенча хәл ителә.
Отпуск ялын акчалата түләүгә йөкле хатын-кызлар, балигъ булмаган хезмәткәрләр, шулай ук зарарлы яки куркыныч хезмәт шартлары булган предприятиеләрдә эшләүчеләр алыштыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев