Татарстанда ике яңа мировой судья сайланды
Татарстанда ике яңа мировой судья билгеләнде.
Әлеге карар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 19нчы утырышында кабул ителде.
“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, югары суд рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим иткән кандидатуралар депутатлар тарафыннан хуплау тапты. Аның сүзләренчә, кандидатлар барысы да тиешле тикшерү процедураларын узган һәм мировой судья вазифасына куелган таләпләргә тулысынча җавап бирә.
“Аларның барысы да кирәкле тикшерүләрне үтте. Мировой судья вазифасына туры киләләр. Сайлау өчен киртәләр юк”, – дип билгеләп үтте Азат Гыйльметдинов.
Нәтиҗәдә, вәкаләт срогы чикләнмәгән мировой судьялар итеп Айдар Трегулов (Әгерҗе районының 2нче суд участогы) һәм Рамилә Гатина (Лениногорск районының 1нче суд участогы) сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев