Татарстанда Лев Толстойның 200 еллыгын зурлап каршы алырга җыеналар
Татарстан Республикасында 2028 елда бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 200 ел тулуга багышланган чаралар узачак.
(20 ноябрь, «Апастово-информ»)
Тиешле указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бәйрәм республика хакимияте органнары, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар катнашында оештырыла торган вакыйгаларның киң комплексын үз эченә алачак.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Казанда Толстой юбилеена Халыкара саммит уздыру идеясен хуплаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев