Татарстанда онлайн-сатучылар саны 72 меңгә кадәр арткан
Татарстанда онлайн-сатучылар саны 2025 елның тугыз аенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% тан артыкка арткан һәм 72 меңгә якын субъектка җиткән. Мондый мәгълүматларны интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе (АКИТ) китерә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
(25 ноябрь, “Апастово-информ”).
Оешма статистикасы буенча, республика халкы интернетта еш кына азык-төлек продуктлары, йорт җиһазлары һәм товарлары, кием-салым һәм аяк киемнәре, шулай ук цифрлы һәм көнкүреш техникасы һәм төрле цифрлы сервислар сатып алган диелә “Татар-информ” язмасында.
Төбәктә Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән расланган 2023-2025 елларга интернет-сәүдәне үстерү программасы гамәлдә. Ул кече һәм урта бизнеска, шулай ук онлайн-сату өлкәсендә эшләүче үзмәшгульләргә ярдәм чараларын күз алдында тота. Программа кысаларында логистика һәм электрон коммерция мәсьәләләре буенча форумнар һәм конференцияләр оештырыла, халыкара маркетплейслар белән хезмәттәшлек киңәйтелә, товарларны кабул итү һәм бирү пунктлары челтәре арта, логистик операторлар белән хезмәттәшлек җайга салына. Шулай ук бүлү үзәкләре төзүче компанияләр өчен ташламалы шартлар, эшмәкәрләрнең һәм үзмәшгульләрнең компетенцияләрен арттыру өчен белем бирү инициативалары каралган. Селлерларга ярдәм чаралары «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проекты кысаларында Татарстан Икътисад министрлыгы һәм республиканың үсеш институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев