Татарстанда пилотсыз очкычлар системасы буенча гаскәрләргә контракт буенча хезмәт итүчеләрне җыю бара
Әлеге хакта район хәрби комиссары Наил Җантемиров шул хакта сөйләде.
-Пилотсыз системалар гаскәрләре ул - хәрби бәрелешләрдән тыш хезмәт итү. Теләге булган һәркем Пилотсыз системалар (БПС) операторы була ала, монда сәламәтлек тә мөһим роль уйнамый, югары белем дә кирәк түгел. Бары тик ике-өч ай укыйсың да, идарә итәргә генә өйрәнәсең. Контракт 1 елдан башлап төзелә, вакыты чыккач хәрби хезмәттән азат ителәсең.
Хәрби хезмәт үтмәгән, армиядә булмаган егетләр дә анда бара ала. Аларга ярдәм күрсәтеләчәк. Аларны әзерләячәкләр. Компьютер уеннары белән кызыксынучы кандидатларга аерым өстенлек биреләчәк.. Контрактта сынау вакыты да билгеләнгән, Төп шарт – башка частьләргә күчермичә, пилотсыз системалар гаскәрендә генә хезмәт итү.
Бүгенге көндә, РФ Оборона министрлыгыннан алынган күрсәтмә нигезендә, без әлеге гаскәрләргә сәламәтлеге һәм яше буенча туры килгән райондашларны җыябыз. Бу гаскәрләргә 45 яшькә кадәр кешеләр генә алына. РФ Оборона министрлыгы җитәкчелеге пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдергән хатын-кызлар өчен дә яңа вазифалар булдыру мөмкинлеген карый. Авиация юнәлешендә белгечлеге булган, пилотсыз аппаратлар белән эшли алырдай кызларны сайлаячаклар.
Татарстанда контракт төзү өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган. 1 гыйнвардан башлап түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр артты. Сумма ике өлештән тора: 2,5 миллионы – республикабыз бюджетыннан, 400 меңе – Оборона министрлыгыннан түләнә. Әлеге акчалардан тыш, махсус хәрби операөиядәда катнашучыларга билгеләнгән барлык социаль гарантияләр дә гамәлдә. Татарстанда бүгенге көндә мондый ярдәм чаралары 3 меңгә якын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев