Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Татарстанда хокук бозулар өчен административ штрафлар күләме үзгәрергә мөмкин

Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышында сөйләштеләр диелә “Татар-информ” материалында.


Очрашу барышында Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы төбәк нормаларын бозучылар өчен акчалата түләтүнең чик күләмен арттыруга юнәлдерелгән федераль закон проектын әзерләве турында әйтелгән.
Административ штрафның гамәлдәге максималь күләме 5 мең сумны тәшкил иткән. Ул федераль законнарда 2007 елда ук билгеләнгән һәм шул вакыттан бирле яңадан каралмаган, дип раслаганнар фикер алышуда катнашучылар.
"Шуны да истә тотарга кирәк, әлеге чикләүне керткәннән бирле халыкның реаль керемнәре күп тапкырлар артты. Әгәр 2007 елда Россиядә уртача хезмәт хакы 13 518 сум булса, 2024 елда бу күрсәткеч инде 83 656 сумга җитте", – дип белдергән эшче төркем әгъзалары.
Нәтиҗәдә, административ штрафларны заманча икътисадый чынбарлыкка туры китерү һәм хокук бозуларны кисәтү бурычларын хәл итүдә нәтиҗәлелекне тәэмин итү өчен, аларны югары чикләргә төзәтмәләр кертү кирәклеге турында карар кабул ителгән, дип яза "Татар-информ".
Чыганак: Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев