Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков космостан Җиңү бәйрәме белән котлады

Халыкара космик станциядәге космонавтлар Россия халкын Җиңү бәйрәме белән котлады. Әлеге видео «Роскосмос» телеграм-каналында чыкты.

  Алар арасында Татарстаннан космонавт Сергей Рыжиков бар. Ул хезмәттәшләре Алексей Зубрицкий һәм Кирилл Песков белән ил халкына мөрәҗәгать итте.

«Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел узды. Илебезнең Җиңүе белән төгәлләнгән ул вакыттагы коточкыч вакыйгаларның тере шаһитлары калмады диярлек. Бабаларыбызның бөек җиңүе турында истәлекне саклау – безнең изге бурычыбыз», – диде ул.

Космонавтлар ««Георгий тасмасы» акциясен башлап җибәрде. Җиңү көне белән!» – диелә әлеге постта.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/tatarstannan-kosmonavt-sergei-ryzikov-kosmostan-inu-bairame-belan-kotlady-5872849

Фото: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев