Тимур Сөләйманов: “Апас - ул үрнәк район булып тора”
Апаста “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле бүлекчәсенең слеты узды.
(5 апрель, “Апастово-информ”).
Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.
Районның барлык мәктәпләрендә дә “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлекчәләре теркәлгән. Шулай ук спорт үзәкләре базасында, үзәк китапханәдә, аграр көллияттә, үзәкләштерелгән клублар системасында, “Сәләт”тә беренчел оешмалар эшли.
“Бүген районда тәрбия эшләре буенча координацион Совет узды. Биредә без “Алдынгылар хәрәкәте”нең районда үсеше һәм мәктәпләрдә барган тәрбия эшләре турында сөйләштек. Шулай ук район мәдәният йортында “Алдынгылар хәрәкәте” активистларының беренче слеты үтте. Слет бик җанлы, күңелле узды, һәр беренчел оешма үз эшен яклады”, - ди Апасның “Алдынгылар хәрәкәте” бүлегенең муниципаль кураторы Гөлназ Хантимирова.
Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов бүлекчәнең эшенә югары бәясен белдерде.
“Апаста бик матур җыен бара. Мине балалар чакырды. Без районнарда, авылларда, мәктәпләрдә булган эшчәнлекне өйрәнәбез, гел йөрибез, кызыклы тәҗрибәне башка районнарга да таратабыз. Апас - ул үрнәк район булып тора. Биредә бик көчле команда эшли, остазлар да бик актив, балаларның да киләчәге зур. Беренче көннән үк “Алдынгылар хәрәкәте” эшчәнлегенә кушылдылар”, - диде Тимур Сөләйманов.
Әлбәттә, балалар, яшьләр булган җирдә тормыш кайнап, хис-кичерешләр ташып тора. Йөзләрдә елмаю, балалар күңелендә үзләренә ышаныч чагыла. Хәрәкәтнең һәр юнәлеше эшчәнлеген сөйләп бирергә атлыгып тора.
-Хәрәкәтнең нинди булачагы сездән, сезнең активлыктан тора. Әлеге хәрәкәттә уңышлар телим. Бүген сез күрсәткән юнәлешләрне дә сокланып, кызыксынып карадык. Һәрвакыт хәрәкәттә һәм алдынгы булыгыз”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Район мәдәният йорты файесында төрле кул эше күргәзмәләре эшләде, мастер-класслар күрсәтелде. Район балалары үз осталыкларын күрсәтә дә, исбатлый да белде.
"Алдынгылар хәрәкәте" алдында 13 төрле юнәлештә эшләячәк: "Мәгариф һәм белем", "Фән һәм технология", "Хезмәт, һөнәр һәм үзмәшгульлек", "Мәдәният һәм сәнгать", "Волонтерлык һәм иреклелеләр", "Париотизм һәм тарихи ядкарь", "Спорт", Сәламәт яшәү рәвеше", "Медиа һәм коммуникация", "Экология һәм табигатьне саклау", "Туризм һәм сәяхәт" юнәлешләренә - "Туган тел һәм мәдәният, халкыбызның гореф-гадәтләре" дип аталган эшчәнлек тә өстәлгән. Апасның “Алдынгылар хәрәкәте” алдынгылар сафында, алар республика һәм Рәсәй күләмендә уңыш яулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев