Төнлә Казанда юлларны эшкәртүгә 37 берәмлек махсус техника чыккан
Казанда төнлә юл хезмәтләре шәһәр урамнарын эшкәрткән. Шәһәр мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 37 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
(8 декабрь, «Апастово-информ»)
Барлыгы 536 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шуның 96 тоннасы – реагент, 440 тоннасы-ком-тоз катнашмасы.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, узган төндә температура -7°-9 ° С ка кадәр төшкән, шуның аркасында юл предприятиеләре урамнарның торышын даими күзәтүгә күчкән. Шәһәрлеләрне һава шартларын исәпкә алырга, руль артында игътибарлырак булырга һәм автомобильләрне кышкы сезонга алдан әзерләргә чакыралар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кышкы чорда җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыру өчен Казан урамнарында бозга каршы катнашма салынган 1,6 мең ящик урнаштырачаклар. Катнашманы тротуарларны, җәяүлеләр зоналарын, җәмәгать транспорты тукталышларын, административ һәм социаль объектлар янындагы территорияләрне, шулай ук шәһәр парковкаларын эшкәртү өчен кулланачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев