Түбән Кама мэры «Түбән Кама Нефтехим»да зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде
Табиблар «Нижнекамскнефтехим»предприятиесендә зыян күрүчеләрнең хәле уңай якка үзгәрүен билгеләп үтәләр. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Радмир Беляев сүзләренә караганда, соңгы тәүлектә пациентларның берсе Түбән Кама үзәк район хастаханәсеннән чыгарылган инде. Казанда дәваланган тагын ике зыян күрүче реанимациядән гадәти палаталарга күчерелгән. "Түбән Камада дәвалануны дәвам иткән башка пациентларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Реанимациядә бер кеше кала. Шулай ук берничә зыян күрүче Мәскәү медицина үзәкләрендә дәвалана. Һәрберсе өчен индивидуаль программа эшләнгән», – дип язган Беляев үзенең телеграм-каналында. Җиңелчә җәрәхәтләр алучылар амбулатор дәвалануда. Һәлак булганнарның гаиләләре, шулай ук хәбәрсез югалганнарның якыннары белән тәүлек буе белгечләр һәм психологлар эшли.
"Предприятие үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне үти: һәлак булганнарның гаиләләренә түләүләр башкарыла, зыян күрүчеләргә шулай ук матди ярдәм һәм алга таба реабилитация күрсәтелә», – диелә басмада. Беляев табибларга профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм хакимият вәзгыятьне күзәтеп торуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев