84 яшьлек Мөнәвәрә апа Гыйсмәтуллина һәм 83 яшьлек Рузия апа Хөснетдинова да сайлауларда үз өлешен керттеләр.
(15 март, “Апастово-информ”).
Мөнәвәрә апа белән Рузия апа гомерләре буе авылда яшәп, авыр физик хезмәт белән сыналган, бүгенге көндә матур тормышларына сөенеп яшәүче акъәбиләр. Бүген алар авылдашларының хөрмәтен, якыннарының йөрәк җылысын тоеп гомер кичерәләр.
“Сайлауларга икәү бергә килдек. Илгә-көнгә матур киләчәк теләп, бисмиллаларыбызны әйтеп, үз тавышыбызны бирдек. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде”, - диләр өлкәннәр.
Нет комментариев