Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Рәсми төстә

Зарубин Казанның саммитлар үткәрү осталыгына сокланды һәм чәк-чәккә булган мәхәббәтен белдерде

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе журналисты Павел Зарубин «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов белән әңгәмәдә Казанның зур вакыйгалар оештыра алуы һәм чәкчәккә булган мәхәббәте хакында сөйләгән. Әлеге видеоны агентлык хезмәткәре үз блогында бастырган, дип яза “Татар-информ”.

(19 июнь, “Апастово-информ”).

Татарстан башкаласының кабул итүе Мәскәү журналистын берникадәр гаҗәпләндергән.

“Әлбәттә, искиткеч шәһәр, бик матур", - дип ассызыклаган ул. Россия – АСЕАН саммитын оештыру дәрәҗәсенә күчкәч, Зарубин Моннан ел ярым элек узган БРИКС саммиты турында искә төшергән. 

“Казан мондый чараларны бик шәп уздыра белә", - дип билгеләп үткән ул. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе корреспонденты шулай ук кичә чәк-чәктән ашап каравын әйткән.

«Мин, гомумән, баллы ризык ашамадым, ләкин кичә, чәк-чәкне күргәч, каршы килә алмадым",- дип өстәгән Павел Зарубин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев