2027 елны ничек каршыларга?
Төрлесеннән

2027 елны ничек каршыларга?

2027 елның символы — Кызыл Утлы Кәҗә. Көнчыгыш календаре буенча ул 2027 елның 6 февралендә үз көченә керәчәк. Календарь традицияләренә ышансаң, бу елны гаилә яки якын дуслар даирәсендә, җылы һәм уңайлы мохиттә каршы алу яхшы.

Нинди төсләр сайларга?

Ел символына бәйле киңәшләрдә табигый, җылы һәм якты төсләргә өстенлек бирелә. Алар арасында утлы кызыл, кызгылт сары, терракот һәм алтын төсләре бар. Тынычрак төсмерләрне яратучылар зөбәрҗәт, көрән, сөт, ком һәм энҗедәй соры төсләрне сайлый ала. Кайбер киңәшләрдә артык салкын, неон һәм караңгы төсләрдән, мәсәлән, зәңгәрсу-кара, саф көмеш һәм платина төсмерләреннән баш тартырга тәкъдим ителә.

Нинди кием сайларга?

Хатын-кызларга ефәк, бәрхет, атлас кебек тукымалардан тегелгән күлмәкләр һәм костюмнар, шулай ук табигый мамык яки җитен тукымадан эшләнгән киемнәр туры килә. Образны алтын яки бакыр төстәге бизәнгечләр белән тулыландырырга мөмкин. Ир-егетләргә җыйнак джемпер, зәвыклы күлмәк яки ком, терракот, көрән кебек җылы төсләрдәге костюм сайларга киңәш ителә.

Өйне һәм чыршыны ничек бизәргә?

Өйдә җылы һәм уңайлы атмосфера тудыру өчен йомшак ак нурлы гирляндалар, агач уенчыклар, табигый тукымадан тегелгән пледлар һәм мендәрләр кулланырга мөмкин.

Чыршыга яки күренеп торган урынга. Кәҗә яки Сарык сурәте төшерелгән фигура, сувенир урнаштырыгыз. Өстәлне һәм бүлмәне бизәгәндә тере үсемлекләргә, шәмнәргә һәм табигый материалларга өстенлек бирегез.

Яңа ел һәр йортка шатлык-сөенечләр, иминлек һәм күңел тынычлыгы алып килсен!

Автор:Ләйсән Якупова

 

фото:magnific.com

чыганак: https://kiziltan.ru


Нет комментариев