Әҗемдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде
Әҗем авылы халкы да батырлар һәйкәле янына хәтер чарасына җыелды.
(9 май, "Апастово-информ").
Районның социаль фонд җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин район башлыгы исеменнән котлаулар җиткерделәр.
"Бәйрәмнең төп кунаклары сугыш чоры балалары, якыннары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең якыннары иде. Сугыш чоры балалары балачак, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты", - ди клуб мөдире Нурания Зәйнуллина.
Соңыннан ветераннар хөрмәтенә венок куелды. Әҗемлеләр эчтәлекле чара оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев