Әлмәндәр җирлеге – Апас сәхнәсендә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, районда җирлекләр арасында “Җиңү Салюты” районкүләм фестиваль-бәйгесе дәвам итә. Әлмәндәр җирлеге әлеге чыгышын район мәдәният йорты сәхнәсендә дә күрсәтте.
(15 апрель, “Апастово-информ”).
Иҗат чыгышының төп темасы – Бөек Ватан сугышы, ул еллар китергән авырлыклар һәм ачы хәсрәт. Әлмәндәр җирлеге чынбарлыкны чагылдырды. Борнаш авылында яшәүче Әлфия апа Миңнебаева сценарийның төп герое булды.
“Вакыйгалар Борнаш авылындагы гади колхозчы гаиләсендә бара. Әлфия апа Миңнебаева гаиләсеннән Бөек Ватан сугышына 5 ир-егет китә: 4 бертуган ир һәм 18 яшьлек онык. Бары тик 5 туганның берсе генә туган якларына әйләнеп кайта ала. Фестивальгә әзерләнгәндә җирлектәге гаиләләрнең үткәннәрен барладык һәм тетрәндергеч шушы язмышка тукталдык. Сугыш бер генә йортны да читләтеп узмаган. Китап итеп язарлык гыйбрәтле тарихлар бик күп”, - диде җирлек башлыгы Ранис Әхмәтшин.
Кичәдә шулай ук бүген Ил иминлеге сагына баскан егетләр дә данланды. Арадан киткән батырлар искә алынды.
Рольләрне Әлмәндәр авылы җирлегендә урнашкан төрле оешма хезмәткәрләре, авыл халкы һәм Борнаш урта мәктәбе укучылары башкарды.
Чыгышның азагында хәсрәттән сыгылып төшеп, инде елар хәле калмаган Ананың күзен шатлык яшьләре чылатты. Соңгы өмете дә өзелгән мизгелдә исән калган бердәнбер баласы - оныгы җиңү яулап, туган йортына кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев