(8 май, “Апастово-информ”).
Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам итә. Бүген дә күп кенә авылларда батыр егетләр яшәгән йортларга хәтер такталары урнаштырылды.
Апастан Илнар Әхмәтҗанов һәм Ринас Нигъмәтҗановның исемнәре дә мәңгеләштерелде. Хәтер такталарын кую тантаналарында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, “Татогрохим” генераль директоры, якташыбыз Наил Гобәйдуллин, шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина, район хәрби комиссариаты вәкиле Фаиль Курамшин катнашты. Шулай ук Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова, укытучы Марсель Хикмәтов җитәкчелегендә “Яшь гвардиячеләр” дә килде.
Ринасның әнисе Кәүсәрия апа улы хакында күз яшьләрсез сөйли алмады. Газиз баласын истә тотучы җитәкчеләргә кат-кат рәхмәтләрен укыды.
“Бер дә җибәрәсе килмәгән иде. Әмма ул сүзендә нык булды. Дүрт тапкыр сугышка кереп, исән чыкты ул. Ләкин соңгы керүендә аны югалттылар. Улым - чын Герой. Ул нәселебез герое. Кушаматы да “Апас” иде бит аның. Улымның батырлыгын мәңгеләштерүегез - үзегезгә савап булып барсын”, - диде ул.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров үзенең чыгышында батырларны онытмаска, мәңгелек хәтердә тотарга сүз бирде, якыннарына һәрчак ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, сабырлык һәм түземлек теләде.
Нет комментариев