Апаста Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде
Тарихка алтын хәрефләр белән язылган Җиңү көнен быел да оешканлык белән, зурлап уздырдык.
(9 май, “Апастово-информ”).
9 Май парады электр челтәрләре яныннан ук башланып китте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, җитәкчеләр, халык, хезмәт коллективлары, укучылар, балалар белән бер сафка басып, үзәк урам буйлап атладылар.
Батырлар мемориаль комплексы янында Кайнар нокталарда хезмәт иткән хәрби киемле райондашларыбыз, хәрби хезмәт еллары берләштергән җәмәгать оешмалары, “Яшь армиячеләр”, “Форпостчылар” һәм башка отряд вәкилләре каршы алды.
Батырлар хөрмәтенә веноклар, чәчәкләр салынгач бәйрәмнең музыкаль өлеше башланып китте.
Районыбыздан яу кырына 11152 кеше киткән. Аларның 7002се кире әйләнеп кайтмаган. Туган җир туфрагына басмаучылар арасында 1045 кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Район хәрби комиссары Наил Җантемиров үзенең чыгышында әлеге саннарга тукталды һәм яу кырында башларын салган, тыныч тормышта сугышта алган яралардан һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алырга чакырды.
Һәр чыгышта сугыш авырлыкларын үткән ветераннарга ихтирам хисе чагылды.
Тантаналы өлештән соң Батырлар Мемориал комплексы каршыннан Җиңү парады узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев