Апаста “Җиңү Салюты” фестивале бара
Чираттагысы Сатмыш һәм Югары Акхуҗа җирлекләре катнашында узды.
(17 нче апрель, “Апастово-информ”).
Шыгай авылы клубы сәхнәсендә “Җиңү Салюты” фестивале кысаларында Сатмыш һәм Югары Акхуҗа җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясады.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев катнашучыларны һәм тамашачыны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде.
“Хәерле кич хөрмәтле райондашлар! “Җиңү Салюты” фестивале барлык җирлекләрдә дә уңышлы гына узып бара. Җирлек башлыкларының да сәхнә түрендә булуы шатландыра. Инде ахырына якынлаша. Гала-концерты 9 май көнне Апас мәдәният йорты сәхнәсендә булачак. Катнашучыларга да, тамашачыга да олы рәхмәтемне ирештерәм. Сәламәтлек белән тынычлыкта эшләргә һәм яшәргә булсын! Уңышлар сезгә!,”- диде ул.
Сатмыш авыр җирлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы башлану һәр йортка кайгы-хәсрәт китерүе, балачакның һәм яшьлек хыялларының чәлпәрәмә килүен, ир-егетләрнең сугыш кырындагы батырлыклары, хатын-кызларның, балаларның тылдагы авыр хезмәтен үзләренең җыр-моңнары, биюләре белән үрелеп барган эчтәлекле чыгышлары белән сурәтләделәр.
Югары Акхуҗа җирлеге хезмәткәрләре үзләренең әби-бабайларының Бөек Ватан сугышы елларында кичергән тормышлары турында сөйләделәр. Видеоязмалар тәкъдим иттеләр. Шулай ук эчтәлекле чыгышлары патриотик рухтагы җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Ветераннарның батырлыкларын чагылдырып “Үлемсез полк” акциясен чагылдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев