Апастан гуманитар йөк китәчәк
Февральдә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән бару планлаштырыла.
(29 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Алга” яшүсмерләр клубында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Апаста яшәүче шәхси эшмәкәр Азат Сафин кабат ярдәмгә кушылды. Ул хәрбиләр өчен бензопычкылар, генераторлар, рабица сетка, изолайн алып килде
Районыбызның һәр хәрбие өчен шәхси посылкалар әзерләнә. Бердәм ярдәм итүебез алгы сызыктагы сугышчыларыбыз өчен аеруча кыйммәтле булачак. Барыбыз да батыр егетләребез өчен борчылабыз һәм алар ярдәмгә, игътибарга лаек булуларын аңлыйбыз. Шуңа бәйле рәвештә безнең сугышчыларга ярдәм итү акциясен кабат игълан итәргә кирәк дип саныйбыз.
Безнең сугышчылар өчен аеруча кирәк әйберләр аларның теләк, тәкъдим, ихтыяҗларыннан чыгып төзелде.
Квадрокоптерлар, дроннар, рацияләр, дронга каршы юрганнар, маскировка челтәрләре, дрон детекторы, җылы йокы капчыклары, костюмнар, шапкалар, газ баллоннары, генераторлар, эш кораллары (көрәк, шуруповёрт, борау, бензопычкылар), полиэтилен капчыклар, җылы киемнәр, шәхси гигиена әйберләре, озак саклана торган азык-төлекләр, гомуми кулланыштагы медикаментлар кирәк.
Матди һәм азык-төлек ярдәме “Алга” яшүсмерләр клубында кабул ителә. Акчалата ярдәмне “Ак Барс" банкы картасына күчерергә мөмкин:
Карта номеры: 2200 5301 9339 6843 Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы исеменә. Телефон: 89030620808.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев