“Бердәмлектә көч”
Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев һәм ветеран десантчылар оешмасы җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов җитәкчелегендәге делегация махсус хәрби операция зонасында булып, егетләр белән очрашып, күчтәнәчләрен тапшырып кайттылар.
Алар якташларыбызның хәлләрен белешеп, туган як сәламнәрен ирештерделәр.
“Әле күптән түгел генә район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация махсус хәрби операция зонасына барып, гуманитар ярдәм илтеп кайткан иде. Әлеге изге эшкә без дә кушылып, егетләр белән очрашып, якыннан аралашасы килде. Аллага шөкер, якташларыбыз белән күрешергә насыйп булды. Барлык күчтәнәчләрне, фронт өчен мөһим булган ярдәмнәрне илтеп тапшырдык. Егетләр бик канәгать калып, олы рәхмәтләрен җиткереп озатып калдылар”, - дип хәбәр итә Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Гуманитар ярдәм җыюда бик күп кешенең өлеше кергән. Апас аграр көллияте коллективы, студентлар, Каратун авыл җирлеге халкы, Биеш урта мәктәбе, Дәвеш урта мәктәбе, ветеран десантчылар оешмасы игелекле эшкә бик теләп кушылган.
“Әлеге игелекле акция якташларыбызның бердәмлеген, олы йөрәкле булуларын дәлилли. Безнең гамәлебезне хуплап, ярдәм иткән район башлыгы Айрат Җиһаншинга, битараф калмаган райондашларыбызга, үзенең шәхси машинасы белән гуманитар йөкне илтүдә катнашкан Апас егете Руслан Хәсәновка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең ярдәмнәребез алгы сызыкта булган егетләр өчен бик мөһим һәм бик кирәк. Без – тыныч тормышта яшәүче һәркем әлеге эштә үз өлешен кертергә тиеш дип саныйм”, - ди Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәткән иганәче оешмалар: ООО “ОПОРА-ПЛЮС”, )))СХП “Агроактив”, ДСОЛ “Свияга+”, ООО “АПАС МОЛ”, ООО СХП НУР, ООО МТК АК БАРС, ИП Зәйнуллина Л.Ф, ИП Ранис һәм Рамиль Салаватуллиннар, “Молоток”, “Хәзинә” һәм “ЗавХоз” кибет җитәкчеләре, Җәмәгать суды хөкемдары Шәвәлиева Г.Р, Апас муниципаль районы прокуратурасы, районыбызның көмеш волонтерлары.
Шулай ук Апас аграр көллиятенең күрше районнарындагы социаль партнерлары: КФХ Заһидуллин И.Р., ООО “Август-Камское Устье”, ООО “Август-Кайбицы”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев