Чирмешәндә батырлар һәйкәле ачылды
Чирмешән мәдәният йорты алдында Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә, Ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән һәм җиңү алып кайткан авылдашлар, Әфган, Чечня сугышларында катнашкан, махсус хәрби операциядәге батыр авылдашларыбыз хөрмәтенә ясалган өр-яңа һәйкәлне ачу тантанасы булды.
(8 май, "Апастово-информ").
"Якыннарыбызның рухына дога кылынды. Рухлары шат булсын. Йөрәкләргә үтеп керердәй матур чара оештырылды. Яңгыр явып торуга да карамастан, тантанага күп кенә өлкәннәребез, авыл халкы, балалар җыелган иде. Чарада авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Айрат, район вәкиле Закиров Салават, МХО да хезмәт итүче егетебез Йолдызның әтисе - Өлкән укытучы Абзалов Чыңгыз абый, һәлак булган батыр егетебез Ранисның әтисе Тәлгать Камалеевлар да катнашты. Чара мәгънәле шигырьләр, матур җырлар белән үрелеп барды. Барлык катнашучы артистларга, укучыларга, тамашачыларга олы рәхмәтләрем булсын", - дип хәбшр итте Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев