Чүрибураш мәктәбе укучылары батыр авылдашларына хөрмәт хисләрен изге гамәлләре аша белдерәләр
Алар Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын һәрвакыт олы хөрмәт белән искә алалар.
(18 апрель, “Апастово-информ”).
Чүрибураш мәктәбе укучылары тыныч тормыш өчен көрәшкән батыр авылдашларын онытмыйлар. Алар батырлар истәлегенә куелган һәйкәлне һәрчак карап, тирә-юнен җыештырып торалар. Укучылар Бөек Җиңүнең 80 еллык бәйрәмен дә изге эшләр белән каршылыйлар. Мәктәпнең “Яшь армияче” һәм “Алдынгылар” хәрәкәте активистлары арабыздан киткән сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының, ветеран укытучыларның каберлекләрен, тирә-юньнәрен чистартканнар, чүп-чарлардан арындырганнар. Махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары Шамил Сөләйманов каберлеген дә тәртипкә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев