Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Хәтерлибез, Данлыйбыз, Горурланабыз!

Иске Әнәле авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттеләр

Анда авылдашлар, кунаклар, җитәкчеләр, тыл ветераннары, мәктәп, бакча балалары катнашты.

(8 май, “Апастово-информ”).


  Бәйрәмне җыр-моңнары белән Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев һәм халыкара конкурслар лауреаты Гүзәл Габбасова башлап җибәрделәр.

Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина авыл халкын, кайткан кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, үзенең котлау сүзләрен җиткерде, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткән Иршат Гыйләҗевка, Хәбир Нәбиуллинга һәм Хамис Сәйфетдиновка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук гуманитар ярдәм әзерләүдә актив булган өлкәннәр “Тормышны кадерлибез” хәйрия оешмасының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева район башлыгы Айрат Җиһаншинның Котлау хатын укыды.

Бәйрәмдә катнашкан якташларыбыз - “Татагрохим” генераль директоры Наил Гобәйдуллин, язучы, шагыйрә Гөлнур Айзатуллова да авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләп, җылы сүзләрен җиткерделәр.

Бәйрәмгә кунак булып килгән - районыбызның почетлы гражданины Назирә апа Җиһаншина да үтемле, матур чыгышы белән сокландырды.

Авыл имамы Мостафа хәзрәт тыныч тормыш хакына башларын салган авылдашлар, туган якка әйләнеп кайтып вафат булучылар рухына догалар укыды. Һәркемнең теләге изге - бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр исән-имин әйләнеп кайтып, якыннарын сөендерсеннәр, илдә тынычлык тантана итсен!

Батырларның якты истәлегенә веноклар куелды, бер минут тынлык игълан ителде.

Бәйрәм матур чыгышлар, җырлар, шигъри котлаулар белән үрелеп барды.

Авыл халкына, кайткан кунакларга кайнар чәй, тәмле пылау, төрле сый-нигъмәтләр тәкъдим ителде.

Бөек Ватан сугышына Иске Әнәле авылыннан 168 кеше киткән. Шуларның 78е сугыш кырында ятып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев