Югары Ындырчы авылы халкы да Бөек Җиңү бәйрәмен каршылады
Авыл халкы бердәм булып бәйрәм тантанасына җыелды.
Батырлар истәлегенә веноклар куелды, догалар укылды. Балалар матур чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов котлады.
Бәйрәмнән соң махсус хәрби операциядә һәлак булган Югары Ындырчы авылы егете Рәдис Бакиров истәлегенә хәтер тактасы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев